«Гнездышко» приютында Аҗаган уены үткәрелде
«Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» дәүләт казна учреждениесендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы, «Сугышчан туганлык» ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе Руслан Хәсәнов Яшел Үзәннең «Форпост» үзәге белән берлектә патриотик тәрбия, гражданлык җаваплылыгы, шулай ук коллективны берләштерү максатыннан "Аҗаган" хәрби-спорт уены үткәрделәр.
Чара ел саен үткәрелә торган «Иҗтимагый совет белән каникуллар» Бөтенроссия акциясе кысаларында узды.
Балалар, ике командага бүленеп, уенның 10 этабын үттеләр, анда үзләренең җитезлекләрен, көчләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча командаларга дипломнар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев