Гөмбәле бәрәңге «оялары»
Кирәк була: - Бәрәңге – 10-11 данә - Сөт – 50 мл - Шампиньон гөмбәсе – 100 гр - Кишер – 1 данә - Суган – 2-3 данә - Сарымсак – 2-3 тырнак - Йомырка – 1 данә - Каймак – 2-3 аш кашыгы - Тоз – тәменчә - Тәмләткечләр – тәменчә - Яшел үлән – бер бәйләм
Әзерләү:
Алдан, бәрәңгене чистартып, пешерергә. Ул пешкән арада, шакмаклап суган турап куегыз. Кишерне уртача кыргычтан уарга, сарымсакны пресстан чыгартырга. Аннары гөмбәләрне юып, шакмаклап турарга һәм кыздырырга. Шунда кишер, суган, тәмләткечләр һәм сарымсакны кушып, болгатырга, 10 минутлап акрын утта, капкачын ябып тотарга. Каймакны да өстәп, тагын 10-15 минут, әзер булганчы пешерергә.
Бәрәңге пешкәч, сөт, тоз һәм бер йомырка сарысы салып, изәргә. Противеньне үсемлек мае белән майларга яки пешерү өчен кулланыла торган махсус кәгазь җәяргә. Әзер бәрәңге боламыгын «оя»лар килеп чыгарлык итеп, шунда тезәргә. Урталарына әзерләнгән эчлекне салып чыгарга. Кыздырылган мичкә 15-20 минутка куярга. Үзегез теләгәнчә бизәргә.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев