Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Гөлләрне яшәтеп җибәрү өчен алыштыргысыз катнашма

Өйдә әзерлибез.

Әгәр дә яраткан гөлләрегез күз алдыгызда сула башласа яки ялга китеп, аларны озак вакытка тәрбиясез калдырган булсагыз, аларга һичшиксез әлеге бәлзәмне сибәргә кирәк.

Аны әзерләве бик җиңел!
1 литр суда, 20 мл даруханәләрдә сатыла торган водород перекисен кушып болгатыгыз. Шуның белән шул – шифалы чара әзер!

Аны кулланыр алдыннан чүлмәкләрдәге туфракны йомшартыгыз. Бу үсемлек тамырларын кислородка баета һәм катнашма тизрәк үз эшен башкара.

Гөлнең кипкән һәм саргайган яфракларын алып ташлагыз. Хәзер инде ашласагыз да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев