Гидрометеорология үзәгендә һава шартлары бозылуда кешеләр гаебе булуны кире какмыйлар
Циклоннар нәтиҗәсендә җәйге һава торышының көйсезлеге тагын бер атна дәвам итәчәк, дип фаразлый синоптиклар.
Россиянең үзәк өлшенедә салкын яз һәм июнь күп сораулар тудыра, шул исәптән климатик корал куллануны да. Заманча технологияләр һава шартларына йогынты ясый, дип дип җиткергән Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе "Российская газета"га.
Мисал өчен, аерым территорияләрдә болытларны куу һәм яңгыр яудыру мөмкин. Ләкин, температурага йогынты ясау, һәм зур территорияләрдә һава торышын үзгәртү авыр.
"Климатик коралны билгеле бер җирдә генә кулланырга була. Зур территориядә моны эшләп булмый. Циклонны куу да мөмкин түгел, чөнки андагы көч берничә мең атом бомбасы куәтенә тиң. Мондый энергияне кеше тудыра алмый", - дип аңлаткан Россия Гидрометеорология үзәге лабораториясе җитәкчесе Людмила Паршина.
Гидрометеорология үзәгендә, Россиянең үзәк өлешендәге быелгы салкын яз һәм җәй, кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә килеп чыгуын кире какмыйлар. "Бу кешеләрнең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсе булырга мөмкин: атмосфераның пычрануы, урманнарның юкка чыгуы, шәһәрләр мәйданы арту. Ләкин бу әлегә исбат ителмәгән, тикшеренүләр кирәк", - дип җиткергән метеоролог.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев