Гидрометцентр Татарстанда җәйге һава торышы турында сөйләде
Синоптиклар Татарстанда 2026 елның апрель-сентябрь айларына һава торышын фаразлады.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Апрель климатик нормадан (ул +5,4 градус тәшкил итә) җылырак көтелә. Явым-төшем күләме гадәти күрсәткечкә якын булачак — якынча 30 миллиметр, дип хәбәр итте Россия Гидрометцентры.
Май, июнь һәм август айлары күпьеллык норма тирәсендәге температурада узачак. Явым-төшемнәр дә уртача күрсәткечләргә якын көтелә. Ә июльдә температура нормадан югарырак булачак дип фаразлана, норма якынча +19,9 градус. Сентябрьдә исә, киресенчә, явым-төшем күләме нормадан (якынча 48 миллиметр) азрак булуы ихтимал.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев