Георгий Ибушев: «Бүгеннән тере тавышка гына җырлыйсыз!» – дигән закон кертсәләр, җырчыларның 90 проценты сәхнәдән качып бетәчәк»
Кабатланмас тавышлы җырчы да, гомере буе авылын сагынып яшәгән шагыйрь дә ул. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Георгий Ибушев белән филармониядәге үзгәрешләр, шигърият, авыл язмышы һәм эстрададагы такмаклар турында фикер алыштык.
– Сезнең тәҗрибәгез җитәрлек, шуңа күрә эстрадага рәхәтләнеп бәя бирә аласыз. Ничек уйлыйсыз, бүгенге сәхнәдә моң ничәнче урында?
– Моң татарның җаны бит ул. Тумыштан моң бирелмәгән икән, күпме генә тырышсаң да, аны җиткезеп булмаячак. Кызганыч, бүген тамашачы зәгыйфь тавышларны тыңлау белән мавыга. Хәзер бер үк кеше шигырь дә яза, көй дә чыгара, аннан сәхнәдә шуны җырлап та керә. Эстраданың ничә проценты гына тере тавышка җырлый икән? «Бүгеннән тере тавышка гына җырлыйсыз!» – дигән закон кертсәләр, җырчыларның 90 проценты сәхнәдән качып бетәчәк.
– Бәлки, шуңа да моңлы җырчыларыбыз заллар тутыра алмыйдыр…
– Мин үсмер вакытта «Кара урман», «Рамай», «Уел» җырларын ничек итеп башкаралар иде! Илһам абый Шакировның концертларында алма төшәрлек тә урын булмаган. Кайда калды шундый җырчыларыбыз? Халыкны үзебез үк түбәнгә тартып төшердек. Бөек композиторларыбыз бетте. Вак-төяк язып, акча эшләү юлында без. Мине күп кенә яшь җырчылар аңламаслар һәм ачуланырлар. Әмма тамашачы такмакка, тозсыз җырларга кул чабарга ияләнде.
Аларга кыяфәт, костюм, сәхнәдә тамаша кирәк. Сәхнә – тәрбияләү урыны ул. Без – алтын хәзинәбездән качып ятучы халык. Элек худсоветлар гөрли иде, ә хәзер җырчылар моңа кул-аягы белән каршы. Чөнки худсоветка эләксәләр, 10 җырның 8е төшеп калачак. Татар җырын үзгәртергә телибез дип, элек язганнарны үзгәртеп, танымаслык дәрәҗәгә җиткерәләр. Бу җыр сәнгатенә бернинди яңалык та кертми. Без җырны яшьләр өчен эшлибез диючеләрне аңламыйм. Җыр һәркемнең күңеленә үтеп, яктылык бөркергә тиеш.
– Әйдәгез, үткәнгә кайтып килик. 1980 еллардан алып бүгенгә кадәр филармония ничек үзгәрде?
– 40 ел филармониянең музыкаль-әдәби лекториенда эшләдем, бөтен гомеремне җыр сәнгатенә багышладым. Кайда гына булсак та, тамашачыга матурлык турында сөйләргә тырыштык. Бүген филармония үзенең чын эшен күрсәтә башлады. Элек филармониягә килеп, сәхнәдә сикереп, концерт куеп китәләр иде. Алай гына җырлап булмый, аның өчен тавыш та кирәк. Хәзер филармониядә нинди генә җырчылар, пианистлар, ансамбльләр юк. Филармония чын сәнгатьне пропагандалау, халыкны агарту юлына басты. Балаларга да бик зур әһәмият бирелә, Яңа ел алдыннан гына да оркестр, ансамбльләр белән күпме әкиятләр эшләдек. Заллар тулып тора, моңа карап куанам.
– Ә сез сәхнәгә килгәндә, көндәшлек бар идеме? Әллә инде филармония – тыйнаклар урынымы?
– Сәхнә өчен көрәш һәрвакыт булган инде ул. Мин килгән вакытта да көндәшлек бар иде. Әмма эстрадада бу бигрәк көчле. Талашу, җыр өчен сугышу арта. «Минем җыр бит ул!» – диләр дә бер-берсен судка бирәләр. Моны һич аңлый алмыйм. Беркемгә дә бирәсең килми икән, сатып алып сандыкка бикләп куй.
Тамашачы алдына чыгып башкарылган җыр җырчыныкы түгел, ул халыкныкына әверелә.
– Сезне шигъри җанлы кеше буларак та беләбез. Кулыгызга кайчан беренче тапкыр каләм алдыгыз?
– Алтынчы сыйныфта укыганда, укытучы Яңа ел бәйрәменә шигырь язарга кушты. Менә шунда кулыма беренче тапкыр каләм алдым. Әмма 4–5 яшемдә үк әйләнә-тирәмдә нәрсә күрәм, шуны рифмага салып, җырлап йөри башладым. Әбием: «Туктыйсыңмы, юкмы, башыма каптың!» – дип ачулана иде. Туктата алмадылар. Хәзер дә өйдә, автобуста җырларымны көйләп йөрим. Укырга кергәч тә, мине төрлечә сынап карадылар. Тавышым әле формалашып та бетмәгән. Булдыра алырмы икән дип, берничә нотаны биреп карадылар. Шаккаттылар! Болай булгач, сиңа «яшел юл» ачабыз, тенор-альтино тавышлылар башка юк, диделәр.
– Сезнең шигырьләрдә туган якны ярату аеруча сизелә. Авылыгызга еш кайтасызмы?
– Авылымны бик яратам. Җәйләрем гел туган ягым – Мамадыш районының Владимир авылында үтә. Кыш айларында гына еш кайта алмыйм. Минем анда үз йортым, мунчам, бакчам, яшәү өчен бөтен уңайлыклар бар. Авыл – минем илһам чыганагым ул. 47 ел Казанда яшәсәм дә, килгән көнемнән алып авылымны сагынып, шунда ашкынам. Шәһәргә ияләнә алмадым, әмма бөтенләйгә авылга кайтып төпләнермен дип тә уйламыйм.
– 15 елдан авылларны нинди язмыш көтәр икән?
– Кызганыч, авыллар үзгәрде. Мин үскәндә, авылда 200дән артык бала укый иде. Бүген татар телендә 6 бала белем ала. Клубларга кеше сыймый, Сабан туйлары 3–4 көн уза иде. Элек гөрләп торган өйләр хәзер бушый башлады. Әмма кайтып, өйләрне яңартучылар да бар. Дөнья болай барса, чарасызлыктан кешеләр авылларга да күченә башлар дип уйлыйм.
– Хатыныгыз да – сәнгать кешесе. Ә улларыгыз ничек иҗат юлын сайламады?
– Тормыш иптәшем – Әдиләм – скрипкачы. Озак еллар Симфоник оркестрда эшли. Казан кызы ул, татарча ипилек-тозлык та белми иде. Авылда сине аңламаячаклар, дип татар теленә өйрәттем. Улларымны да татар теленә өйрәтеп үстердем. Алар сәнгать юлыннан китмәде. Оркестр чокырында утырырга теләмибез, диделәр. Мин каршылык белдермәдем. Иң мөһиме, алар үз эшләреннән канәгать.
– Үз тирәгездә нәрсәне үзгәртергә телисез?
– Кешеләр мәрхәмәтлерәк, игелеклерәк булсын иде.
(Кыскартып алынды)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев