Газетаның гомере озын булсын!
Яраткан укучыларыбыздан килгән җылы эчтәлекле хат.
Хәерле көннәр, хөрмәтле Илсөя Мансуровна һәм редакциядә эшләүче гүзәл затлар!
Районда бердәнбер татар телендә чыгып килүче "Яшел Үзән" газетасын чыгаруда сез бик күп тырышлык куясыз. Сез күп вакыт юлда, һәрвакыт халык арасында, һәр узган чараның үзәгендә кайнап, яңалыкларны укучыларга җиткерергә ашыгасыз.
Без — укучылар арасында матур бәйгеләр дә оештырырга өлгерәсез. Райондашларыбыз талантларга бай безнең. Ул рәссамнар дисеңме, ул кул осталары... Ә инде шагыйрьләргә килгәндә, алар иҗаты бик бай. Газета битләрендә күпме матур шигырьләр басылып чыга.
Конкурс турында иде бит сүзем. "Кәҗәсе кыйммәт түгел, мәзәге кыйммәт", — диләрме әле? Конкурсларда бик теләп катнашабыз, анда катнашу күңелгә рәхәтлек бирә. Ә инде откан бүләк матур истәлек булып кала.
Сез оештырган конкурс бүләкләре хуҗалыкта үз урыннарын таба.Сезгә бик зур рәхмәт яусын. Сезгә исәнлек-саулык, эшегездә уңышлар телим. Эшләрегез гөрләп барсын. Киләчәктә укучыларыгыз артып торсын. Газетаның гомере озын булсын.
Ихтирам белән, Рәмзия Низамиева.
Редакция хезмәткәрләре исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезнең сыман тугры укучыларыбыз булганда, "Яшел Үзән"ебез яшәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев