Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнату күркәм традициягә әйләнде

Редакция нинди генә авыр чаклар кичерсә дә, укучыларын ничек тә сөендерергә тырыша. Әллә ниләр белән кызыктырырга мөмкинлегебез юк, шулай да халкыбыз әйткәнчә – энә дә бүләк, дөя дә!

Аннан, кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт диләрме?! Укучыларыбыз, гадәттә, кечкенә генә призларны да сөенеп, чиксез рәхмәтләрен укып китә. Ә инде дөресен генә әйткәндә, һәр җомга өегезгә килеп торучы «Яшел Үзән» – үзе зур бүләк.

Ниһаять, ул көн килеп җитте, дуслар. Редакция­бездә тупланган 153 квитанция номерлары барабанда әйләндереп, уйнатылды. Шулай итеп, бүләкләребез хуҗаларын тапты. Без, әлбәттә, газетабызга язылган һәркемгә рәхмәтле. Ә инде квитанцияләрен юллау­чыларга «афәрин» дип әйтәсе генә килә. Бүләк отмаучылар күңелен төшермәсен, икенче юлы бәхет сезгә, һичшиксез, елмаячак.

Икенче яртыеллыкка язылып, бүләк отучылар белән таныш булыгыз:
1.Машина өчен насос – Мулла Иленнән Ф.З.Хәйретдинова.
2.Шампурлар – Күгәйдән Гөлнур Нигъмәтҗанова.
3.Шөреп боргыч – Олы Якедән И.Шәрифҗанов.
4.Кер юу порошогы – Карашәмнән Зөлфия Гыйззәтуллина.
5.Бакча шлангы – Олы Якедән Ф. Сафин.
6.Идән юу өчен швабра – Бакырчыдан Л. Шәйхетдинова.
7.Казан – Каратмәннән З.Ибраһимов.
8.Сиптергеч – Югары Урысбагадан Хәния Гыйләҗева.
9.Пылау салу өчен тәлинкә – Күгештән Гөлшат Зәйнуллина.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм бүләкләрегезне алу өчен редакциябездә көтеп калабыз. Үзегез белән ИНН һәм паспорт алырга онытмагыз. Белешмәләр өчен телефон: 5-68-03.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев