Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Газета укучыбыз Нияз Мингалиев Хәниягә багышлап шигырь язган

Вакытсыз арабыздан киткән җырчы Хәния Фәрхигә багышлана Хәния онытылмас Әлдермешкә кайта алмый хәзер, Ташлап китте безне Хәния, Питрәчне дә ул сагына иде, Халык тыңлый иде, баш ия... "Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә" дип Күңел кылларын ул тибрәтте, Сәхнәләрдә халкыбыз җырларын Яратып тыңларга өйрәтте. Халык мәхәббәтен яулап алды, Зур орден-медальләр алмады, Пенсиядәге ак...

Вакытсыз арабыздан киткән

җырчы Хәния Фәрхигә багышлана

Хәния онытылмас

Әлдермешкә кайта алмый хәзер,

Ташлап китте безне Хәния,

Питрәчне дә ул сагына иде,

Халык тыңлый иде, баш ия...

"Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә" дип

Күңел кылларын ул тибрәтте,

Сәхнәләрдә халкыбыз җырларын

Яратып тыңларга өйрәтте.

Халык мәхәббәтен яулап алды,

Зур орден-медальләр алмады,

Пенсиядәге ак әбиләр дә

Аның концертыннан калмады...

Сәхнәдә ул үзен тыйнак тотты,

Ярымшәрә килеш йөрмәде,

Сабыр, күркәм, гади булган өчен

Халкыбыз да аңа хөрмәтле.

Хәниядәй омтылмаса җырчы,

Алга бару булмас, таптаныр,

"Онытылыр димә" җыры кебек

Хәния күңелдә сакланыр...

Нияз Бишбалта, Казан, 2017 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев