Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Газ шартлау аркасында һәлак булган, дип саналучы хатын-кызны үз улы үтергән

Улы әнисен шартлауга кадәр 3 көн алдан үтерә.

6 ноябрьгә каршы төндә Нововоронежның Яр буе урамындагы торак йортта шартлау була һәм янгын чыга. Коткаручылар 32 кешене эвакуацияли, ә янгын эпицентрында һәлак булучыны таба. Шулай ук янгында аның 16 яшьлек улы һәм тагын 3 кеше зыян күрә. Тикшерү комитеты гражданнарның яшәү һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгына җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү турында эш кузгата.

Ләкин барысы да күпкә куркынычрак булып чыга. Экспертлар газ шартлавы вакытында хатын-кызның инде үлгән булуын ачыклый. Аның улыннан сорау алалар һәм ул гаебен таный. Яшүсмер әнисен 3 ноябрьдә үк кыйный, суя һәм өч көн буе үтерүне ничек яшерергә дип уйап йөри. 6 ноябрьгә каршы төндә малай газны ача һәм зажигалка кабыза.

Хәзерге вакытта яшүсмер психиатрия бүлегендә. Эшне исә «Үтерү» буенча кузгаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев