Газ кертелгән мунчада ике ир-атның гәүдәсе табылган
Бу хакта Татарстанның торак инспекциясе хәбәр итә.
Фото: редакция архивыннан
Кичә 18:30 сәгатьтә Норлатның Ломоносов урамындагы газ кертелгән мунчасында ике ир-атның гәүдәсе табылган: берсенә 60 яшь, икенчесенә 59 яшь булган. Аларның үлем сәбәпләре ачыклана.
Мунчадагы җиһазларның сүндерелгән булуы, шулай ук газ үткәргечкә тыгын (заглушка) куелуы ачыкланган.
Искәртеп үтик, 18 гыйнварда Татарстанда өч тапкыр ашыгыч рәвештә газны сүндергәннәр. Казанда Побежимов урамындагы 53нче йортта газ чыгу сәбәпле аны бирү туктатылган, ә Копылов урамындагы 3/1нче һәм Химиклар урамындагы 17нче йортларда — су җылыткычларын алыштыручылар газ үткәргечләренә су тутырганга күрә газсыз калганнар.
Казан йортларында газ бирү ремонттан һәм барлык фатирлардагы җиһазларны тикшергәннән соң торгызылачак. Анда техник хезмәт күрсәтү 2025 елда узган булган. Торак инспекциясе вакыйгаларның сәбәпләрен ачыклый, идарә итүче компанияләрне һәм газ хезмәтен тикшерә.
Челнинские известия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев