Гарантия срогы ничек исәпләнә?
Сорау-җавап
Сатып алган су җылыткычта кимчелекләр табылды. Минем соравым буенча, сатучы товарны алыштырды һәм миңа шундый ук яңасын бирде. Әмма гарантия срогы турында миңа бернәрсә дә әйтмәделәр. Бу очракта гарантия вакыты ничек исәпләнә?
Венера Г.
– Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы Законының 21нче маддәсендәге 2нче пунктына ярашлы рәвештә, товарны алыштырганда гарантия срогы товарны кулланучыга тапшырган көннән яңадан исәпләнә.
Составын өйрәнмичә, сатып алмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев