Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гамәленә күрә җәзасы

Шәһәр суды исерек килеш руль артына утырган яшел үзәнлегә хөкем карары чыгарды.

ЮХИДИ хезмәткәрләре салмыш килеш машина йөртүчеләрне ачыклау һәм шул ук вакытта профилактика максатыннан чыгып, даими рәвештә планлы тикшерүләр уздырып тора. Әлбәттә, шикләнеп тотылучыларга беренче чиратта Алкотектор приборына өрергә кушыла. Әгәр шикләнелүчедә алкоголь барлыгы ачыкланса, беркетмә төзелеп, ул судка җибәрелә. Тикшеренүдән баш тартулар булганда, медицина учреждениесенә барырга тәкъдим ителә. Әмма, шуны истә тотарга кирәк, боларның барысыннан да баш тарту җаваплылыктан азат итми.

Шундый планлы чара барышында Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре ир-ат йөртүендәге автомобильне туктаталар. Тикшерү нәтиҗәсендә, М.В.Кирсановка беркетмә төзелә. Ачыкланганча, бу гражданинның элек тә РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җаваплылыкка тартылганы булган.

Суд бу кешенең административ хокук бозу турындагы эшен карап, аны хокук бозуда гаепле дип таный һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 1 ел 8 айга мәхрүм итү белән 30 мең сум күләмендә штраф билгели.

Материал юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев