Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Галиуллин Госман Галиулла улы ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАНЫ, ТЫЛ ХЕЗМӘТЧӘНЕ

11.07.1931 - 25.07.2011

#МойГеройМояСемья

Солдат тарихы

Галиуллин Госман Галиулла улы 1931 елның 11 июлендә Зеленодольск районының Шырдан авылында туган.

Бөек Ватан сугышы аңа 10 яшь вакытта башлана. Аның әтисе Бөек Ватан сугышы башында һәлак була. Дүрт баланы аякка бастыру әнисенең ялгыз җилкәсенә кала. Госман гаиләдә өченче бала була. Әнисенә ярдәм итәр өчен, малай иртә эшли башлый, колхоз көтүен көтә.

Ул үскәч, Зеленодольскка күчеп килә һәм Серго исемендәге заводка эшкә урнаша. Соңыннан фанер заводында эшли, пенсиягә кадәр шунда хезмәт итә. Аның фотосы еш кына хөрмәт тактасына эленеп тора һәм хәтта 1983 елның 18 маенда "Комсомольская правда" газетасында мәкалә басылып чыга. Фанер заводында булачак хатыны Шәймәрданова Әминә белән таныша. Алар өч бала тәрбиялиләр: Зөфәр, Миләүшә һәм Гүзәлия.

Госман Галиулла улы - хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне һәм тиешле таныклыклары һәм медальләре бар.
Госман абый 2011 елның 25 июлендә вафат була.
Без - туганнары, аның белән горурланабыз һәм хәтеребездә саклыйбыз.

Оныгы Перфильева Зәринә Әнәс кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев