Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Галимова татарстанлыларны даруларны күпләп сатып алмаска чакырды

Коронавирус яки ОРВИ белән авыручы һәр пациент өчен дәвалануның шәхси схемасы каралган, аны табиб билгеләргә тиеш.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Татарстан халкын дару препаратлары сатып алудан туктарга чакырды. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында узган атналык брифингта белдерде.

"Кызганычка каршы, без, кешеләр, кинәт аврып китсәк һәм ул вакытта дарулар булмаса, дип, куркып препаратларны күпләп сатып ала башлагач, югары ажиотаж теркәлә. Сатып алучыларның мондый һөҗүме кайбер даруханәләрдә кайсыбер препаратларның, чыннан да, юклыгына китерә», - дип билгеләп үтте Галимова.

Аның сүзләренә караганда, бу мәсьәләне хәл итүне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләгән. Бүген Татарстан Республикасында коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб вәкилләре республиканың дәүләт һәм шәхси аптекалары җитәкчеләре белән очрашачак һәм һәр конкрет учреждениедә вәзгыять турында фикер алышачак. Белгечләргә, мохтаҗларны препаратлар белән тәэмин итү өчен, кайбер даруларга югары ажиотаж мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булачак.

Татарстанлыларга табибларның күрсәтмәләрен төгәл үтәргә кирәк: кирәксә-кирәкмәсә дә сатып алмаска, шулай ук, дару препаратларын профилактика рәвешендә, белгеч билгеләмичә кулланмаска. Коронавирус яки ОРВИ белән авыручы һәр пациент өчен препаратны куллануның шәхси схемасы языла, аның сәламәтлеге торышына һәм конкрет симптоматикасына бәйле, дип искәртте ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

“Сәламәтлегегезгә игътибарлы һәм сак булыгыз”, - дип йомгаклады Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев