Галимнәр якын көннәрдә Җирдә магнит давыллары булачагын кисәтә
Белгечләр ул көннәрне 24 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр булыр, дип белдерә.
Галимнәр якын көннәрдә Җирдә булачак магнит давыллары турында кисәтә. Бу хакта "Яңалыклар федераль агентлыгы" хәбәр итә.
Россия Фәннәр академиясенең Лебедев исемендәге Кояш астрономиясе рентген лабораториясе магнит давылларын 24- 27 октябрьгә туры килер дип белдерә. Алар бу күренешне Кояш матдәләре агымы арту белән аңлата.
Галимнәр магнит давылларының ике атна саен кабатлану ихтималын да хәбәр итә.
«Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев