Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гали Миназиев: «Бер урнашкач, заводтан кем чыга инде?!»

Сәяхәтчеләрнең барлык юллары Римга илткән кебек, Яшел Үзәнгә килүчеләрнеке элек-электән Серго исемендәге заводка илткән. Һәм ул бар булган киң күңеллелеге белән, бәхет эзләп авылдан чыгып китүчеләрне дә, шәһәрнекеләрне дә гомер-гомергә тотрыклы эш, хезмәт хакы, торыр урын белән тәэмин итә. Апас (хәзерге Кайбыч) ра­йоны Шүшермә авылында биш балалы гаиләдә туып үскән Гали Миназиев та, 1977 елда Совет армиясе сафларында бурычын үтәп кайткач, инде заводта эшләүче абыйсы янына барып урнашып карарга була. Һәм менә шул көннән бирле – 47 ел (тиздән 48 була) дәвамында оснастка һәм инструмент җитештерүдә 6нчы разрядлы слесарь-инструментчы һәм егерме еллап бригадир булып хезмәт куя.

– Цех белән таныштырырга алып керделәр. Иң беренче күземә тимер-томырлар күплеге ташланды. Ул вакытта хәзерге кебек тәртип һәм чисталык юк иде. Кулланасы инструментлар таныш, мине өйрәтергә дә кирәк булмады, чөнки сигезенче классны тәмамлагач, Буа училищесында өч ел слесарьлыкка укыган идем. Әлбәттә инде, эшләп калдым. Бер урнашкач, заводтан кем чыга инде?! – дип искә ала хезмәт стажын башлаган елларын Гали Миназиев. – Ул чакларда кеше дә күп иде, бер бригадада сигез-тугызау эшләдек, хәзер дүртәү. Радик Шәфкатович килгәч, әкренләп заводны тәртипкә салды. Элекке белән чагыштырганда җир белән күк арасы бит, шундый чаклар да бар иде дип, искә алырга гына калды. Хәзер бөтен җир ялт иткән, һәр нәрсә үз урынында, буялган-юылган. Җитәкчедән бик күп нәрсә тора шул. Радик Шәфкатович һәр хезмәткәргә игътибарлы, цехка керсә дә гап-гади, елмаеп кул биреп күрешә, хәлләрне сораша, эш шартларын, кирәк нәрсәләрне белешә. Аның белән аралашкач күңелләр үсә, кирәкле булуыңны аңлагач, шулай бит ул. Цех начальнигы Алексей Кульков, баш мастерыбыз Рөстәм Җәләлетдинов та молодец егетләр. Оештыра, планлаштыра беләләр. Җитәкче зирәк булса, эшләр дә җайлы бара. Тагын бер мөһим нәрсә – коллективның дуслыгы, эшкә җаваплы каравы. Безнең цехта бу яктан бар да әйбәт. Шуңадыр да 48 ел дәвамында көн саен заводка рәхәтләнеп барам. Анда үземне өйдә кебек хис итәм, өйдән дә якынрактыр әле, бәлки. Чөнки гомернең күп өлеше биредә узды. Бер сүз белән әйткәндә – эшемне яратам.

Өй дигәннән, язмабыз герое хатыны Ризидәне дә заводка, детальләрне хромлау цехына урнаш­тыра. Яшьләр 1981 елда Казанда автобуста таныша. Егет бер күрүдә күңеле яткан кызга сүз куша. Бер ел тирәсе очрашып, мәхәббәтләрен сынап йөргәч, Гали Кама Тамагы районының Уразлы авылы кияве булып куя. Завод биргән тулай торак бүлмәсеннән бергәләшеп эшкә йөриләр. Тормышларын тулыландырып уллары Рәмис белән кызлары Гөлназ туа.
1987 елда шәһәрдә кооператив йорт төзи башлыйлар һәм шуннан Миназиевларга ике бүлмәле фатир бирәләр. Бүгенге көндә бәйрәмнәрдә зур гаилә булып шунда җыелышалар. Әйе, онык­лар ягыннан алар иң бай гаиләләрнең берсе.

Үзләре ике бөртек бала үстереп, ун оныкның сөекле һәм бәхетле дәү әтисе белән дәү әнисе Гали абый белән Ризидә апа. Һәрберсенең уңышларына сөенеп, терәк булып яши алар.

Ризидә ханым хромлау цехында лаеклы ялга льгота бирә торган тиеш­ле ун елын эшли, әмма яраткан заводтан китәргә уйламый да, оешманың «водоканал»ына күчә. Ире әйтмеш­ли, бер урнашкач, заводтан кем китә инде. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда.

Ә менә Гали Хәялович…

Мәкаләнең дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №43 (1 ноябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев