Тормыш алып бару хәзер кемгә дә җиңел түгел. Бөтен әйбергә бәяләр котырып артканда һәр тиенеңне саклап тотмасаң һәм күрсәтелүче хезмәтләр өчен аен-айга түләп бармасаң, бурычка батасыңны көт тә тор.
Яшел Үзән районында авыр хәлдә яшәүче күп балалы 159 гаилә исәпләнеп, аларда 300гә якын бала тәрбияләнә. Бу гаиләләрнең тормышы шома гына бармый, кайберләренең торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдәге бурычлары да шактый гына җыелган. Шул сәбәпле газсыз-утсыз утырып калучылары бар. Шундый шартларда, өй тулы бала-чагаң була торып, ничек яшәргә кирәк! Бер гаепсез сабыйлар интегә инде. Менә шундый гаиләләргә ничек тә булса ярдәм итү, бурычларын каплау максатыннан чыгып, муниципаль район башлыгы Александр Тыгин инициативасы белән «Гаиләгә ярдәм ит!» акциясе оештырылып, авыр хәлдә калган күп балалы җиде гаиләгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен булган бурычларын өлешчә капларга мөмкин булды. Бу инициативага район Советы депутаты, эшмәкәр Айрат Котдусов кушылган. Ул аларның 50 процент бурычларын түләүдә булышлык күрсәтте. Шушы ярдәмне алу бәхетенә ирешкән гаиләләр «Родник» ата-аналарга һәм балаларга ярдәм күрсәтү үзәгенә җыелды һәм аларга түләнгән квитанцияләрне депутат үзе тапшырды.
- Бу акция иң беренче чиратта гаиләгә һәм балага ярдәм итүне максат итеп куя, - дип сөйли бу уңайдан Яшел Үзән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Нуриева. - Әмма ул аларны торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрдән азат итми. Аларның һәрберсе белән килешү төзелә. Мондый гаиләләр белән без контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән актив эшлибез, даими күз уңында тотабыз.
- Киләчәктә бурычларны вакытында түләп барырга тырышыгыз, - дип кисәтте җыелган күп балалы әниләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Хәлилова. - Балалар уңайлы шартларда яшәргә тиеш. Балаларыгызның язмышы үзегезнең кулда. Без сезнең яшәү шартларын тикшереп торачакбыз, әгәр начарланса, балаларыгызның дәүләт тәрбиясенә алынуы бик мөмкин.
Торак-коммуналь хезмәтләргә күп балалы бер гаиләнең бурычы 400 мең сумга җиткән. Түләмәгәч, җыела да, җыела инде. Муниципалитет оештырган бу акция буенча сайлап алынган гаиләләр арасында да төрлесе бар. Мизиново авылыннан килгән әни кеше, мәсәлән, биш бала тәрбияли, ире белән аерылган. Балаларының иң олысына - 18, кечесенә - 1,5 яшь. Декрет ялында утыра. Бурычы өчен газын өзгәннәр. Өен мич ягып җылыта. Хәзер аңа газ миче алырга да ярдәм күрсәтелгән. Җирле үзидарә даими ярдәм итеп тора. Бу гаилә хәзер торак шартларын яхшырту буенча чиратка куелган.
Яшел Үзәннең Столичная урамында яшәүче ялгыз ана 3 бала тәрбияли, әлбәттә инде, бурычы да шактый гына җыелган. Аның хәзер яртысы каплангач, калганына реструктуризация ясарга мөмкин булачак. Хәзер ул декрет ялыннан эшкә чыгарга җыена. Иң кечесен балалар бакчасына урнаштырып йөри.
Мичурин урамында шәхси йортта яшәүче һәм өч бала тәрбияләүче ана ярдәм сорап үзе мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Үзе инфаркт кичергәч, эшкә чыга алмый, ә ире алган хезмәт хакы түзәрлек яшәү мөмкинлеген бирмәгән. Бу гаиләнең дә бурычын депутат яртылаш каплаган. Калганын реструктуризацияләү өчен килешү төзеләчәк һәм «Автоплатеж» хезмәтенә тоташтырылачак.
Бу гаиләләр, әлбәттә инде, дәүләттән тиешле субсидияләрне алып торалар. Бу юнәлештә тоткарлыклар юк, әмма төрле сәбәпләр белән күрсәтелгән хезмәтләргә түләүләрне арткы планга куеп килгәннәр. Күбесендә балаларны әниләр ялгыз гына тәрбияли. Күбесе декрет ялында утыра. Әлеге акцияне алар көтеп алганнар һәм проблемаларын хәл итәргә булышкан җирле депутатка да рәхмәтләре зур. Әмма алдагы көннәрдә дә хезмәтләр өчен вакытында түләп бармасалар, тагын шундый ук хәлдә калулары мөмкин. Кабатланмасын иде шул, бүгенге ярдәм аларга стимул бирсен иде. Сабыйларның ни гаебе бар?!
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Нет комментариев