Гаиләләргә 15 млрд сум акча күчерелгән
2025 елда төбәктә балалары булган 160 000 гаилә бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле бердәм пособие алган. Социаль фонд бүлеге бу максатларга якынча 15 млрд сум акча күчергән.
Балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның (опекага алучыларның/попечительләрнең) берсенә һәм аерым шартларны исәпкә алып билгеләнә. Гаиләдә бер кешегә айлык керем төбәктә җан башына яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме хезмәткә түләүнең 4 минималь күләменнән ким булмаган гаиләләр түләү алу хокукына ия. Шул ук вакытта гаилә милке билгеләнгән критерийларга туры килергә һәм балалар Россиядә даими яшәүче булырга тиеш.
Күләме гаилә кеременә бәйле һәм Татарстанда балага билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100%ын тәшкил итә ала. 2025 елда ул 14 621 сумга тигез. Шул рәвешле, түләү суммасы аена 7 310,5 сумнан 14 621 сумга кадәр булырга мөмкин. Ул елга бер билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла.
«Социаль фонд пособиеләр билгеләү турындагы гаризаларны максималь оператив тикшерергә тырыша. Карар барлык кирәкле мәгълүматлар һәм документлар кергән вакыттан билгеләнә», – дип ассызыклый Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Әгәр сораулар калса, 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шалтыратырга була (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 08:30дан 17:30га, җомга – 08:30дан 16:15 сәгатькә кадәр, бушлай).
Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев