Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гаиләдән 2 яшьлек кыз гына исән калган: коточкыч юл-транспорт һәлакәте

«Ашыгыч ярдәм» бригадасы авария урынында 3 кеше үлемен теркәгән, дүртенче кеше коткарырга тырышсалар да, кызганычка, ул да үлә.

Төмән өлкәсендә берничә машина бәрелешкән, биредә бер гаиләдән 2 яшьлек кыз гына исән калган.

Фаҗига 2 февральдә кич белән Каменка ягына таба трассада була.

Биредә «Chevrolet» машинасында һәлак булучылар – Төмән шәһәрендә яшәүче гаилә. Алар Ирбит шәһәреннән әбиләреннән кайтып килә. Фаҗигадә 40 яшьлек ир-ат, 37 яшьлек хатын-кыз, аларның 11 һәм 13 яшьлек ике кызы үлә, гаиләдән 2 яшьлек кызлары гына исән кала. Хәзер ул хастаханәдә ята.

«Ford» машинасын йөртүчесе, аның 11 һәм 6 яшьлек ике улы, 67 яшьлек әбиләре имгәнә.

Тагын бер машинада 54 яшьлек хатын-кыз имгәнә.

Урынга килгән коткаручылар машина салоннарындагы кешеләрне чыгара. Авария урынындагы җиңел машиналар кисәкләргә бүленеп беткән диярлек.

Полиция версиясе буенча, «Chevrolet» каршы як полосага чыккан, шуннан соң 3 машина бәрелгән.

Төбәк буенча Сәламәтлек саклау департаменты белешмәсе буенча, 4 пациентка хастаханәдә ярдәм күрсәтелә. Аларның хәле авыр һәм уртача авырлыкта дип бәяләнә. Тагын 2 пациент амбулаториядә дәвалана. Аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы авария урынында 3 кеше үлемен теркәгән, дүртенче кеше коткарырга тырышсалар да, кызганычка, ул да үлә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев