Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гаилә архивы өчен 50 мең сум

Шәһәр һәм район халкын «Гаилә архивын тапшыр» республика конкурсында катнашырга чакырабыз.

Анын максаты - үсеп килүче буынны патриотик яктан тәрбияләү. 
⠀ 
Конкурска Татарстан Республикасының барлыкка килү тарихын чагылдыра торган гаилә архивлары кабул ителә. 
⠀ 
Катнашу өчен гаилә архивында сакланучы фотографияләр яки видеоязма җибәрергә, шулай ук рус яки татар телләрендә үз гаиләсенең тарихын бәян итәргә кирәк. 
⠀ 
Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә: 
⠀ 
1 урын - 50 мең сум 
⠀ 
2 урын - 30 мең сум 
⠀ 
3 урын - 20 мең сум. 
⠀ 
Гаилә архивларының - конкурста җиңүчеләрнең документларының төп нөсхәләре Татарстан Республикасы Архив фонды составына һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУнә саклауга кертеләчәк. Бирелгән документлар өчен авторлык хокуклары конкурс җиңүчеләрендә кала. 
⠀ 
Бәйге турындагы нигезләмә Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_сайтында урнаштырылган. 
Конкурста катнашу өчен сайлап алу тәртибе, сроклары, шартлары һәм критерийлары белән Сез ТР Дәүләт комитетының "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында таныша аласыз (http://arhiv.tatarstan.ru. "Грантлар. Архив конкурслары.") 

Барлык мәсьәләләр буенча Сез Паратская урамындагы 15 нче йорт адресы буенча урнашкан башкарма комитетның архив бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз, тел. 7(84371) 49691, e-mail: Zhanna.Bagabieva@tatar.ru

Конкурста катнашырга теләүчеләр гаилә фотоларын архив бүлегенә агымдагы елның 6 февраленә кадәр алып килә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев