Мөселман дөньясының изге һәм сынау ае булган Рамазан ае да тәмамланып килә. Ай буе уразасын тотып, мәчетләргә йөреп, намазлар укып, җанын һәм тәнен гөнаһлардан арындырган мөселманнар 25 июньдә Рамазан гаетен бәйрәм итәчәк.
Нинди нурлы, күңелле һәм безнең барыбызны да берләштерүче һәм татулаштыручы бәйрәм ул! Чөнки ай буена мөселманнар бервакытта тәмле йокыларын бүлеп торып намазын укыды, сәхәрен ашады, көннәр буе авызына бер валчык та капмыйча АллаҺ Тәгалә ризалыгы өчен ашасын ашамады, эчәсен эчмәде, кичләрен киенеп-ясанып мәчетләргә ифтар мәҗлесләренә җыелды, Тәравих намазларын укыды, изге гамәлләр кылырга тырышты, сәдакаларын бирде. Шундый айны җиңеп чыгучыларның зур бәйрәме ул Ураза гаете. Аларның һәркайсының тоткан уразалары кабул булсын!
25 июньдә шәһәребезнең өч мәчетендә дә, район мәхәлләләрендә дә гает намазы укылачак. Бу көнне иман йортларына иртәнге 2гә үк бару мәслихәт. Иртәнге намазны мәчетләрдә укуның әһәмияте барыбыз өчен дә зур. Анда сәгать икедә намаздан соң Коръән укыла, догалар кылына. Аннан соң имам-хатиб Рамазан хөрмәтенә вәгазь сөйли. Вәгазь уку 3 сәгать 15 минутта тәмамлана. Ә инде 3 сәгать 30 минутта иң җаваплы мизгелләр башланачак - Гает намазы укыла.
Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Гает намазына никадәр иртәрәк барсак, шуның кадәр әйбәтрәк булыр. Ул көнне чиста итеп киенеп, хушбуйлар сибенеп, ихлас теләк-уйлар белән килү дә мөһим. Чөнки бу Исламның зурдан-зур бәйрәме. Мәчетләргә гаиләләр белән барсак тагын да яхшырак булыр. Үсмер балалар, егет-кызлар өйдә йоклап калмасын, алар да әти-әниләре белән иман йортына таба барсын. Шулай булганда гына бәйрәм хисе булыр барыбызда да. Иманлы яшьләр үсәр тирәбездә.
Рамазан гаете мөбарәк, ил-көннәребез тыныч, гаиләләребез түгәрәк булсын, күңелләребездә иман нуры сүрелмәсен!
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Нет комментариев