Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гаепсезне гаепләгән өчен җаваплылык

Федераль законнарга үзгәрешләр кертелеп кенә тора. Менә шулай хәзер бер гаепсез кешене гаепләп җинаять җаваплылыгына тарткан өчен җаваплылык каралган. Моны безгә Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Светлана Чугунова хәбәр итә.

Элек моның өчен срокны 5 елга кадәр биргән булганнар. Ә хәзер - 7 елга кадәр. Шулай ук, әгәр авыр җинаять кылуда яисә зур зыян китерүдә бер гаепсез кеше гаепләнүчегә, элеккеге 3 елдан 10 елга кадәрге срок 5 елдан 10 елга кадәр озайтылган.
Болардан тыш, Светлана Чугунова аңлатуынча, явыз ният белән эшмәкәрлек эшчәнлегенә зыян китерүгә яисә каршылык тудыруга һәм шуның белән эшмәкәргә зур зыян китерелгәндә җаваплылык каралган. Бу гамәле өчен кешегә биш елдан алып ун елга кадәр срок билгеләнергә мөмкин. Зур зыян суммасы итеп 1 миллион 500 мең сумнан арткан сумма исәпләнә.
Хәзер РФ Җинаятьләр кодексының 169нчы маддәсендә каралган җинаять буенча якынча тикшерүләр («Законлы эшмәкәрлеккә яисә башка төрле эшчәнлеккә комачаула») эчке эшләр тикшерүчеләреннән Россия Тикшерү комитетына күчерелгән.
Әлфия Зыякаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев