Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гадәттәнтыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга дүшәмбе көнне бозлавыкта һәм буранда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә

Метеорологлар фаразлавынча, 14 ноябрь, дүшәмбе киченә кадәр, Татарстанда кыска вакытлы буран, 17-22 м/с ка кадәр көчле җил, шулай ук юлларда бозлавык булачак.

Шуңа бәйле рәвештә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һава шартларында куркынычсызлыкның төп чаралары турында искә төшерә. Көчле буран вакытында бинадан бик кирәк булганда гына чыгыгыз, шулай ук урамда ялгыз йөрү тыела. Кая да булса китәр алдыннан дусларыгызга яки якыннарыгызга кая баруыгызны һәм кайчан кайтуыгызны хәбәр итегез.

Машинадан чыккач, аннан ерак китмәгез. Юлда туктарга мәҗбүр булсагыз, сигналны берничә тапкыр бирегез, аннары капотны күтәрегез һәм антеннага ачык төстәге нинди дә булса тукыма асып куегыз, шуннан соң ярдәмне машина эчендә көтегез. Вентиляция өчен тәрәзәне бераз ачып, моторны эшләтеп калдыырга мөмкин.

Әгәр дә сез торак пункттан читтә адашып калсагыз, беренче йортка керегез һәм буранны узганын шунда көтәргә тырышыгыз. Буран беткәннән соң, көчле кар аркасында бина эчендә ябылып калган булсагыз, аннан мөстәкыйль чыга алуыгызны ачыкларга тырышыгыз. Юк икән, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яки торак пункт администрациясенә мөрәҗәгать итегез.

Ерак араларга сәяхәт итәргә планлаштырган машина йөртүчеләргә машинаның техник торышын, ягулык запасын һәм яхшы антифризыгыз булуын тикшерергә кирәк. Насос, тарттыру өчен трос, баллон ачкычын һәм домкрат, шулай ук авария комплектын: телефон өчен зарядка, запас батарея, җылы кием һәм әйберләр, кечкенә көрәк, кул фонаре, аптечка, ризык, балта һәм башкалар булуын тикшерегез.

Көчле җил булганда, ишекләрне һәм тәрәзәләрне нык ябып, өйдә калырга киңәш ителә. Урамда реклама щитлары, элмә такталар, юл билгеләре һәм электр линияләреннән ерак торыгыз. Зур агачлар янында машинаны калдырмагыз.


Бозлавык вакытында машина йөртүчеләргә дистанцияне зуррак тотарга һәм кинәт тормоз тотмаска кирәк - тизлекне салмак киметегез.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә машина йөртүчеләргә, мөмкин булса, ерак араларга барудан баш тартырга киңәш итә.

Җәяүлеләргә шулай ук урамда игътибарлырак булырга, юлны зебра буенча гына узарга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта, сез һәрвакыт бердәм 112 ашыгыч хезмәт чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев