Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юка бозга чыгучылар өчен штрафлар турында искәртә
Калынлыгы 7 сантиметрдан да аз булган бозга чыгу өчен гражданнарга ике мең сумга кадәр штраф каралган.
Фото: © Михаил Захаров / "Татар-информ"
Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова сөйләде.
«Искәртеп үтәбез: калынлыгы җиде сантиметрдан да аз булган бозга чыгу һәм автотранспортта боз кичүеннән тыш урыннарда йөрү өчен Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексының мәкаләсенә ярашлы штраф каралган. Гражданнар өчен штраф 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 5 меңнән 7 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 50 меңнән 70 мең сумга кадәр тәшкил итә», – дип сөйләде Регина Гаязова.
Транспортның җиһазландырылган боз кичүеннән тыш башка урыннарда бозга чыгуы өчен 3 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф каралган. Штраф күләме шулай ук хокук бозучының статусына – физик зат, вазыйфаи зат яки оешма икәнлегенә карап билгеләнә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев