Габделхәмит Зиннәтуллин районыбыз мөселманнарын Корбан гаете белән котлады
Гасырлар буе тынычлыкта һәм татулыкта күп милләт һәм дин вәкилләре яшәгән районыбызда Корбан бәйрәме аерым хөрмәт белән билгеләп үтелә.
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, мөхтәрәм дин кардәшләр!
Районыбыз мөселманнарын ихлас рухи шатлык хисе аша изге бәйрәм – Корбан гаете белән котлыйм, сезгә Аллаһның мәрхәмәтен һәм барлык игелекләрен телим.
Бу бәйрәм Исламның югары әхлакый сыйфатларын – мәрхәмәтлек, шәфкатьлелек һәм кешеләргә мәхәббәтне гәүдәләндерә, югары гомумкешелек кыйммәтләренә тугрыларның затлылыгын, аларны үтәп яшәүнең җәмгыятьтә бердәмлекне ныгытуга ярдәм итүен күрсәтә.
Гасырлар буе тынычлыкта һәм татулыкта күп милләт һәм дин вәкилләре яшәгән районыбызда Корбан бәйрәме аерым хөрмәт белән билгеләп үтелә. Бу вакыйга хаҗның тәмамлануын аңлата, кешеләрне тагын да якынайта, буыннарның рухи дәвамлылыгын ныгыта. Бездә дини нигездә беркайчан да каршылыклар булмады. Мөселман өммәте, башка дин вәкилләре белән берлектә, дини биналар төзү, хәйриячелек, мәгърифәтчелек, үсеп килүче буынны тәрбияләү аша бай мәдәни һәм рухи мирасны актив арттыра. Безнең төбәк мөселманнарына һәрвакыт кунакчыллык һәм киң күңеллелек хас булды. Өйләребез ишекләре һәм йөрәкләребез, безнең белән күңел җылысын һәм шатлыгын уртаклашырга әзер якын кешеләр, чын дуслар өчен, һәрвакыт ачык.
Корбан бәйрәме – иман ныклыгыбызны раслауның шатлыклы мизгеле. Бу якты бәйрәмдә нык сәламәтлек, гаиләләрдә бәхет һәм муллык, иминлек һәм уңышлар телим. Аллаһ сезне кодрәтле һәм рәхимле кылсын, һәр эштә күркәм ярдәм бирсен, юмартлык һәм мәрхәмәт белән бүләкләсен. Бу бәйрәм көнендә Аллаһ һәр гаиләне һәм һәр кешене мөбарәк сөенечләр белән балкытсын. Халкыбызның иминлек һәм бәхет турындагы хыяллары тормышка ашсын. Амин!
Габделхәмит
Зиннәтуллин,
Зеленодольск шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев