Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фото: Яшел Үзән районында ике машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән

Машина йөртүче һәм аның җәмәгате төрле җәрәхәтләр алган, пассажир хатын-кыз авыр хәлдә.

Норлат - Акъегет юлында 7нче модельле "Жигули" һәм "Лада Калина" автомобильләре бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар, дип "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 09.22 сәгатьтә бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Яшел Үзән районында һәлакәт турында хәбәр алынган.

Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ашыгыч медицина, полиция хезмәткәрләре килеп җиткән. Коткаручылар гидравлик корал ярдәмендә "Жигули"дан зыян күрүчеләрне алган. Алар Яшел Үзән районының Нурлат хастаханәсенә озатылган.

Машина йөртүче һәм аның җәмәгате төрле җәрәхәтләр алган, андагы пассажир хатын-кыз авыр хәлдә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев