ФОТО: Погонлы Кыш бабайны кайда да көтеп алалар
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ветераннар советы һәм 7нче мәктәп укучылары белән берлектә "Полицейский Кыш бабай" акциясе кысасында ябык типтагы Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесендә булды. Училищеда тәрбияләнүче йөздән артык бала кунаклардан Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы әзерләгән татлы бүләкләр алды.

Өлкән участок уполномоченные полиция капитаны Владимир Межнов һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор полиция майоры Лилия Хәмидуллина әкият персонажлары булып, Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе отставкадагы полковник Алексей Корнев белән берлектә балаларны Яңа ел белән котлады.

7нче мәктәп укучылары (директоры - Луиза Душенина) МВД акциясендә беренче елын гына катнашмый. Бу юлы Гүзәл Шәрәфетдинова җитәкчегендәге музыкаль коллектив бик матур концерт әзерләгән иде.

Раифалылар бигрәк тә "Камертон" ансамблен яратып каршы алды.
Әлеге махсус учреждение директоры урынбасары Людмила Стрелкова сүзләренә караганда, полиция хезмәткәрләренең шундый гадәти булмаган формада килүе кайчандыр закон бозган яшьләргә дөньяны икенче күзлектән күрергә ярдәм итә. Кайберәүләр өчен ул төзәлүнең беренче адымына әйләнә. Хәзерге вакытта мәктәптә 104 бала укый.

Аларның барысы да төрле хокук бозулар өчен суд карары белән шушы мәктәпкә җибәрелгән.
Лилиана Куликова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев