Бишнә авылы мәдәният йортында, 26 нчы ноябрь көнне, Әниләр көне уңаеннан үзешчәннәр катнашында концерт булып узды. Бәйрәм концерты бик үзенчәлекле булды, балалар әниләре белән бергә җырладылар, биеделәр. Әниләрне бәйрәм белән котлап, Сафиуллин Дилүс һәм Шайхутдинов Мәгъсүм «Мунча ташы» театрыннан өзек күрсәттеләр. Тамашачы күзеннән яшь чыкканчы көлде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев