Алар да туза икән, җәмәгать. Бусы бер. Икенчедән, әлеге объектларның бернинди проект һәм техник документлары булмавы ачыкланган. Шуның өстенә, фонтаннар - электр җиһазларын да үз эченә алучы катлаулы системадан тора. Бу үз чиратында кеше сәламәтлегенә һәм хәтта гомеренә дә куркыныч тудырырга мөмкин. Менә шул нечкәлекләрне исәптән төшереп калдыру, берничә ел элек Яр Чаллыда кеше гомере өзелүгә сәбәп булган иде. Шуңа күрә 2016 ел ахырына, шәһәр фонтаннарына тикшерү үткәрелеп, кирәкле техник документацияләр әзерләнде һәм аларның электр системаларын тулаем алыштыру кирәклеге ачыкланды. Тик бу эшне башкарырга акча да кирәк бит әле. Ә сумма кечкенә түгел - 1 млн сум. «Родина» мәдәният сарае янындагы мәйдандагы фонтан, озак эксплуатацияләү һәм аның төзелешендә туры килмәгән материаллар куллану, даими төзекләндереп, карап тормау нәтиҗәсендә - авария хәлендә. Аңа 1,9 млн сумлык тулаем реконструкция таләп ителә.
- Бюджет процессының үзенчәлекләре аркасында кирәкле лимит агымдагы елның апрель азагында гына алынды. Шуннан соң, муниципаль заказны урнаштыру өчен конкурс процедурасы башланды. Электрон кибеттә килешүсез сатып алулар турындагы белдерүне бастырып булмый. Кызганычка, бу эш тә, электр җиһазларын алыштыру аркасында, 17 майга кадәр сузылды, ә «Родина» янындагы фонтанны төзекләндерү буенча - 15 июньгә чаклы, чөнки чыгымнар беренче чиратта каралырга тиешле мәсьәлә буларак кабул ителмәде, - дип аңлатты Яшел Үзән ТКХ департаменты җитәкчесе Олег Анисимов. - 26 июньдә дүрт фонтанның электр җайланмаларын алыштыру буенча килешүгә кул куелды. Шулай ук, 30 июньдә «Родина» мәдәният сарае янындагы фонтанны тергезү буенча аукционнның җиңүчесе билгеле булды. Аның белән контракт 10 июльдә генә төзелде.
Хәлләр менә шулайрак, җәмәгать. Халыкка ни, аңа ял итәргә уңай һәм күркәм урын булсын. Ә шуны булдыруга сарыф ителгән хезмәт һәм чыгымнар турында уйлап торыш, саклау дигән нәрсә юк, ризасызлык кына белдерәбез.
Фонтаннарга килгәндә, Шәһәр көненә өлгертергә планлаштыралар. Анда инде ябылу сезонына бик ерак калмаса да, җәй көне булмаган кояшлы җылы көннәр, бәлки, көзгә калгандыр, дигән өмет бар.
Шәһәр көнендә фонтаннар кабат шулай җанланыр.
P.S. « Иң төзек йорт» конкурсында катнашучылар колагына: июль аенда ишегалдын һәм капка төбен фотога төшереп, җибәрергә онытмагыз!
Гөлнара Вәлиева
Нет комментариев