Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Фирүзә»: укучыларыбызның иҗат җимешләре

Мин, сиксән ике яшьлек аксакал, гомер кышын татып яшим. Аллаһка шөкер, бакчадагы соңгы чәчәкләр кебек, гомерем кышын шатланып каршы алдым һәм шул турыда мондый шигырь дә яздым:

Соңгы чәчәкләр

Соңгы гөлләр шау чәчәктә чакта
Өсләренә тәүге кар ява.
Тәүге карлар бик вакытлы ява,
Һич үпкәләп булмый аларга.
Язмышлары шулай булгангадыр,
Бакчадагы соңгы бу гөлләр
Ак карларны сөеп каршылыйлар,
Һич кенә дә боек түгелләр.
Алар әнә шау чәчәктә килеш
Ак карларга күмелә баралар,
Әйтерсең лә, карлар кочагында
Тынычлык һәм бәхет табалар.
Соңгы гөлләр безнең күңелләрдә
Шау чәчәкле хәлдә яшиләр.
Кыш салкынын сизмичә дә кала
Бу бакчада йөргән кешеләр.
Равил Сәйфетдинов.
Мулла Иле


Ана күзләрендә  күрәм...

Сәрби куагы басмаган
Бакчалары тирәсен.
Алтын куллы хатын булган,
Уңган  хуҗа күрәсең.

Киртә-корта  читән түгел,
Каралты-кура төзек.
Барсын ничек җиткергәндер
Бу ялгыз ана төзеп.

Капкасы да урысныкы
Түгел инде җил капка.
Баганасы нык имәннән
Аумый әле як-якка.

Биш почмаклы өйләре дә
Яшә дә, яшә генә.
Ялгыз ана өзгәләнә
Күзендә яше генә.

Итәк тутырып бала баккан,
Үстереп солдат иткән.
Зур өметләр баглый-баглый,
Уллардан хатлар көткән.

Килен көткән, өйләндергән,
Ниләр генә күрмәгәндер.
Уллар китү, ялгыз калу
Төшенә дә кермәгәндер.

80 яшеннән узса да,
Кулга йокмый куллары.
Нихәл итсен, читкә китте,
Бәхет эзләп, уллары.

Әй син, картлык, ник киләсең
Ананы уйга салып?
Әй син, гомер, ник чикле син,
Яшәт яшьлектә калып.

Сирәк булса да улларың
Әй, кайткалап торсачы.
Барсын тәртипли ул Ана,
Ул – нигезнең тоткасы.

Сүндермә әле утыңны,
Япма тәрәз капкачын.
Беләсең бит, соң булса да
Улларыңның кайтасын.

Туган нигез тарту көче
Кимегәннән кимиме?
Ана  белән нигезнең дә
Көткәннәрен белмиме?

Сирәгәя шул кайтулар...
Тормыш йөге баса иңне.
Ана күзләрендә күрәм
Сүнеп килгән нигез, өйне...
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Болганчык замана

Гаделлекне эзләп кердем
Сул як күршем Гаделгә.
Ә күршем көлде-көлде дә,
Лач итеп төкерде җиргә.

«Әй, күршем, –ди, – әби-бабай
Эзләделәр туксан ел.
Тапмагач, миңа, оныкка,
Куштылар исемне Гадел.

Әти-әни влачтан куркып,
Гадел тормыш көттеләр.
Нужа төшеп, түрәгә баргач,
Артларына типтеләр.

Гадел тормыш юктыр, күрше,
Замана бик болганчык.
Комсыз түрәләр күбәйде,
Бер-берен үтергән чак.

Коррупция, битарафлык
Тирән җәйде тамырны.
Йолкып ату  ай-һай кыен,
Ничек кайтарыйк Сталинны?»

Шушы сүздән иелде баш,
Үземнең баш җитмештә.
Бу сәясәт тоташ ялган,
Балалар яшәр ничек лә?

Их-ма, күршем, Гадел, Гадел,
Сүзләрең хактыр мөгаен.
Гаделлекне, тигезлекне
Күрми үләрбез, тәгаен.
Гөлфирә Баһаветдинова.
Күгәй


Эзләмә син мине

Эзләмә син мине, табалмассың,
Сагыш булып җиргә ятармын.
Кышның ап-ак бураннары сыман
Битләреңнән сыйпап узармын.

Син эзләмә мине сары көздән
Яфрак белән җиргә төшәрмен.
Учларыңа алып җылыт мине
Килгәнеңне зарыгып көтәрмен.

Эзләмә син җәйге рәшәдән,
Серен чишмәс алар беркайчан.
Яшьлек, хисләребез хатирәләр
Яшеренгән, күптән югалган.

Эзләмә  син язгы иртәләрдән,
Гөрләвеккә кушылып агармын.
Туп-тулы ай сыман төннәреңдә
Сине сагынып, күктә янармын.

Эзлә мине бары тик язлардан.
Фәрит.
Яшел Үзән

Хәтер нигезендә Тәнзилә

Гөбенә елгасы, текә ярлары да,
Әле дә саклый моң-сагышларын.
Зифа буең язгы гөлләрдәй,
Сүндермисең  өмет чаткысын.

Керфек астындагы тамчылар да
Хәтер нигезенә тамдылар.
Ай нурыдай якты йөзләрең дә,
Халкым сине  әле дә саклыйлар.

Назлы гөлдәй иде Тәнзилә,
Ямьләндереп ындыр табагын,
Алсу нурга  манып офык йөзен,
Җилкендереп  йөрәк тибешен.

Су кергәндә Тәнзиләнең
Кайдалыгын беркем белмәгән.
Калкып чыга алмый гына
Су элмәген  чумып эзләгән.
Тәлгый Абрар.
Мамадыш-Әкил


Илһам абый

Тынгы бирми Илһам абый
Йокылардан уята.
«Онытканчы язып куй!» –  дип,
Күңелләрне юата.

Күңел кылларын тибрәтә,
Алып менә һавага.
Үзеңә дә сиздермичә
Китә алып дәрьяга.

Акыллы киңәшләр бирә,
Туры юлны күрсәтә.
«Тукайлардан үрнәк ал!» – дип,
Читтән генә күзәтә.

Айкый-чайкый хисләремне,
Йөрәкләрне телгәли.
«Вакытың бармы?»  дип сорамый,
Үзе белеп килгәли.
Мәдинә Әдиятуллина.
Яшел Үзән

Күптән түгел генә арабыздан китеп барган  дустым Равил Сәйфетдиновка багышлыйм.

Авыр кайгы керде тормышыма,
Дустым Равил китте арадан.
Нинди шәхес, нинди бөек кеше
Кайтарып бит булмый яңадан.

Көтмәдек бит шулай булачагын,
Ник син, язмыш, шулай эшләдең?
Күптән түгел генә сөйләштек  бит,
Нигә саубуллашып китмәдең?

Алтмыш дүрт ел белә идем аны,
Бер үк  баскычларны таптадык,
Без әтисез үстек икебез дә,
Буш урынга әти тапмадык.

Язмыш усал, беләбез без күптән,
Адымнары аның бик авыр,
Узган юлың гел мактаулы булды,
Хәтердә дә шулай гел калыр.

Тырыш булдың,
    омтылдың син үргә,
Белемнәрне алдың йотлыгып.
Тыйнаклыгың
    синең сокландырды,
Караңгыда яндың ут булып.

Чын педагог, зур язучы булдың,
Дин әһеле булдың соңрак.
Олы яшькә аяк баскан саен
Тотындың син эшкә ныграк.

Санап киткән тырыш эшчәнлегең
Күтәрделәр сине  бик хаклы.
Китабыңнан рәсем карап тора,
Искә алам сине, шул чакны.

Минем  алды  синең китап ята,
Миңа атап язган сүзләр бар.
Әйтеп бетергесез рәхмәтле
           мин сиңа,
Рәхмәт сүзләренә  урын тар.

Тирә-як та ятим калган кебек,
Юксыналар кебек син юкка.
Синең гадел, матур шәхесең
Сукмак салыр безгә, һәр йортка.

Синең исемең калыр йөрәкләрдә,
Туганнарда, якын дусларда.
Синең юлны улың дәвам итә,
Киңәш сорар кирәк чакларда.

Үлемең синең яшен кебек булды,
Китеп бардың  ишек какмыйча.
Тиңләр идем синең китүеңне:
«Фронтта ул калды кайтмыйча».
Роберт Тимершин.
Норлат

Бу шигырь «Болгар» радиосы эфирында аянычлы язмышлар турында сөйләүче «Капка» тапшыруына багышлана

Авылымның капкалары
Ачыла да, ябыла
Укысаң бу шигырьне
Һәркемгә дә кагыла.
Һәр капканың үз келәсе
Үз кадагы кагыла.
Кеше язмышларына да
Тормыш җиле кагыла.

Капкаларның эчләрендә
Кемнәр яши кем белән.
Язмыш бит ул бик серле
Ачсаң гына чишелә.
Капканы ачып керсәң,
Серләр чишелер сыман.

Һәр капканы ачып булмый
Күңел кителер сыман.
Бизәкләнгән капкалар
Тыштан матур торалар.
Без кешеләр шикелле
Серле булып калалар.

Тормышның ачы җилләре
Капкаларны ачмасын.
Язмышта бәла-казадан
Бер Ходаем  сакласын.
Рәмзия  Низамиева.
Күгеш

Бүген  минем туган көнем

Бүген минем туган көнем,
Шигырь язарга уйлыйм.
Ходай Тәгаләдән тагын
Озын гомерләр сорыйм.

Яшьлек узды, сизелмәде,
Картлык белән  көрәшәм.
Яннарымда беркем дә юк,
Йөрәк белән киңәшәм.

Ялгыз булу читен икән,
Күрсәтмәсен беркемгә.
Кич утырып шигырь язам,
Истәлегем бу сезгә.
Мәдинә Хөснетдинова.
Олы Шырдан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иҗат шигырьләр җыентыгы фирүзә