Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фирдүс Тямаев тагын операциягә керә: «Бәлки, бу – эстрададан китәргә бер билгедер миңа»

Фирдүс Тямаев моннан 2 ел элек Германиядә аягына катлаулы операция ясаткан иде.

Хәзер җырчы яңадан операциягә керергә әзерләнә.

«Үзем гаепле, үземне сакламадым», – дигән Фирдүс «Интертат»ка операциясенең уңышсыз чыгуы сәбәбен. Безнең халык табибларны сүгәргә ияләшкән. Гадәттә, кеше үзенең хатасын танымый. Мин менә үземнең ялгышымны таныйм. Үзем гаепле, операциядән кайткач та үземне сакламадым. Гармуннар күтәреп, унар чакрым йөрдем. Ахыры хәерле булмаячагын сизенә идем. Себер якларында гастрольләрдә чакта аягым шеште, ялкынсынды. Монда кайтып тикшерткән идем – шул ук киста, диделәр. Тикшеренү нәтиҗәләрен Германиягә җибәрдек. Алар яңадан операциягә чакырды. Әмма мин бу юлы Германиягә барып йөрмәскә булдым. Операцияне үзебезнең профессорларга ышанып тапшырам. Бүген иртән анализлар бирдем.

Исән-сау терелеп чыгуын теләп калабыз.

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты
Фото: җырчының аккаунтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев