Фирдүс Тямаев: «Бала әтисеннән дә курыкмагач, ничек була инде ул?»
Җырчы хәзер өч бала әтисе. Ничегрәк тәрбияли ул аларны?
«Син нинди әти?» — дигән сорауга җырчы түбәндәгечә җавап биргән.
– Усал. Таләпчән. Йомшак. Малайлар мине сагыналар, уйныйлар, ләкин киреләнгән чакларында каеш та эләгергә мөмкин. Бала әтисеннән дә курыкмагач, ничек була инде ул? Бүген аларның бөтен әйбере бар. Ә үскәч бит бик авыр булачак. Шуңа күрә улларымның чын ир-ат булып үсүләрен телим.
Мин балаларны орышканда, Резидә эндәшми, чөнки беребез шелтәләгәндә, икенчебез якласа, баланы аеру була. Хатын-кызны чәчәк кебек кадерләргә, яратырга кирәк. Ә ир-ат чәчәк түгел. Ул гаиләдә дә, тормышта да үз тәртибен урнаштырып, барысын да матур гына алып барырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Молодец Фирдус,балалар эти Энине хэрмэт итэргэ тиеш
0
0