Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Фирдүс Тямаев: «Әниләр мине өйдә калдырып эшкә китәләр иде»

***

Җырчы Фирдүс Тямаевны кечкенә чакта йорт иясе куркыта торган булган.

Кечкенә чагымда бакчага йөрергә яратмадым. Илтсәләр дә качып кайта идем. Шуңа әниләр мине кайбер көннәрдә өйдә калдырып эшкә китәләр иде. Әни эшкә иртәнге 4тә китә дә, шул 8-9ларга кайтып җитә. Ул кайтканчы уянган көннәрдә, мин тәрәзәдән сикереп төшеп, куфайкалар түшәп, өй астында качып ята торган булганмын. Әниләр моңа бик аптыраган инде. «Нәрсәдән качасың соң син?» – дигәч: «Мич башыннан бабай чыга», – дим икән. «Ызба иясе шулай күренеп куркыта торган иде сине», – дип искә ала әни. Үзем хәтерләмим.

Бу дөньяда яхшы һәм начар кешләр булган кебек үк, параллель тормышта яшәүче яхшы һәм начар җан ияләре бардыр ул. Мин аларга ышанам. Начар кешеләрне, авыр атмосфераны бик тиз тоям. Сәхнәгә догалар укып, үземне эчтән әзерләп чыкмасам, хәлем бетәргә мөмкин. Кайбер кешеләр күзгә карап энергияне ала, – диде ул.

Интертат

Фото: © «Татар-информ» архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев