Яшәеш
Фирдүс Тольяттидан икенче урын алып кайтты
Күптән түгел Тольятти шәһәрендә милли көрәш буенча Россия чемпионаты булып узды. Бу бик зур, киеренке һәм җаваплы ярыш. Анда да Татарстан көрәшчеләре үзләренең илдә көчле команда һәм Россиянең данлыклы көрәшчеләренең җитди көндәше булуын раслады, оештыручылар җиңүче команданы ачыклап тормаса да.
Республика данын яулаучылар арасында безнең Яшел Үзәннән барыбызга да таныш, соңгы елларда районның баш батыры булган, республика күләмендәге ярышларда җиңү яулаган Фирдүс Зәйнуллин да бар иде. Фирдүс һәрвакыт иң авыр үлчәүдәге көндәшләре белән көрәшә. Бу категория көрәшчеләрдән аеруча зур җаваплылык һәм нык әзерлек таләп итә. Юкка гына сабан туйларында баш батырны шулар арасыннан сайлап алмыйлар бит инде. Чын пәһлеваннар алар. Бу юлы Фирдүс Ульян көрәшчесе Сергей Павликка гына бирешеп, II урынны яулаган. Ярышның дәрәҗәсен исәпләгәндә, II урын да зур җиңү.
Спорт булгач спорт, җиңү белән җиңелүләр бергә үрелеп бара. Фирдүс бу юлы беренче позициядә калмавына нәтиҗә ясап, икенчесенә тагын да ныграк әзерләнеп барачак.
Тольяттида узган бу ярышта җиңүче көрәш осталарына бүләкләр дә саллы гына булган. Чемпионнарга - 100 мең сум, икенче урын ияләренә - 60 мең, ә өченче урын яулаган көрәшчеләргә 40 мең сум акча бирелгән.
Якташыбызны җиңүе белән котлап, аңа алдагы ярышларда уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев