Февральдән Татарстанда нинди түләүләр артачак?
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе түләүләрне планлы индексацияләү турында хәбәр итте.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
2026 елның февраленнән пособие күләмнәре 5,6%ка артачак.
Индексация берьюлы берничә зур категория льготалыларга кагылачак: барлык төркем инвалидлары, шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ) алучылар өчен дә — дарулар, шифаханәгә юлламалар һәм юл йөрү өчен акчалата компенсация артачак.
Ата-аналар өчен дә сизелерлек үсеш каралган. Бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү 28,5 мең сумга кадәр артачак. Әгәр бала инвалид яки 8 яшьтән өлкәнрәк булса, аны уллыкка (кызлыкка) алу очрагында түләү суммасы 217 мең сумнан артып китәчәк. Ана капиталы — сертификат суммасы әле акчаларны кулланып бетермәгән яки балансның бер өлешен саклап калганнарның барысы өчен дә яңадан исәпләнәчәк.
Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин хәбәр иткәнчә, республика халкына бернинди гаризалар бирергә дә, фонд офисларына барырга да кирәкми. Кабат исәпләү автомат рәвештә башкарылачак, һәм февраль аенда акчалар инде яңартылган күләмдә киләчәк.
Kazanfirst.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев