Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Февральдә россиялеләрне нинди үзгәрешләр көтә

Белә идегезме?

Социаль челтәрләрдә сүгенүләрне тыю
Цензурасыз сөйләм хәзер, күрәсең, үз өеңдә генә мөмкин булачак. 1 февральдән тәүлеклек аудиториясе 500 меңнән артык булган интернет-мәйданчыкларны тыелган контентны ачык ларга, блокларга һәм чистартыр га мәҗбүр итүче закон үз көченә керә. Сайтларның гамәлләрен Роскомнадзор контрольдә тотачак. Нормаларны бозган өчен юридик затка штраф яный.

Яңача машина тюнингы
Үз автомобилен камилләштерергә яратучыларны яңа каршылык көтә. Әгәр тикшерү беркетмәсе махсус реес тр да табылмаса, тюнингка рөхсәт бирелми. Әгәр дә машина белән эшләр башкарылып та, документлар тәртиптә түгел икән, ЮХИДИ автомобильне карау турында таныклык бирмәячәк.

«Платон» тарифын арттыру
Зур йөк машиналары йөр түчеләргә янә акча түләргә туры киләчәк. 1 февральдән федераль трассалар буенча йөрү бәясе 14 тиенгә, ягъни бер километрга 2,34 сумга кадәр артачак. Алынган акчалар федераль юлларны капиталь ремонтлауга тотылачак.

Бизнеска яңа таләпләр
Коммерсантларны кайбер ташламалар көтә. Хәзер, РФдә мәҗбүри таләп ләр турындагы закон нигезендә, үзгәрешләр елга ике тапкыр – 1 марттан һәм 1 сентябрьдән кертеләчәк. Теләсә кайсы документ басылып чыкканнан соң, таләпләрнең бер өлеше буенча яңалыклар белән танышу өчен 90 көннән дә ким булмаган вакыт узарга тиеш. Алар санитар нормаларга, хезмәтне саклауга һәм экологиягә, шулай ук башка таләпләргә кагылырга мөмкин. Бу эшмәкәрләргә үзгәрешләргә әзерлек өчен вакыт бирәчәк һәм штрафларны булдырмас ка ярдәм итәчәк.

Яңа касса чеклары
Хәзер россиялеләргә сатып алынган товарлар исемлегендә ориентлашу җиңелрәк булачак. Барлык оешмалар һәм кибетләр чекка клиент ясаган сатып алулар исемлеген кертергә тиеш, ә болар үтәлмәсә, вазифаи затлар өчен 1500 сумнан алып өч мең сумга кадәр һәм оешмалар өчен биш меңнән ун мең сумга кадәр штраф салыначак.

Товарларны маркировкалау
1 февральдән Россиядә җиңел сәнәгать өлкәсендә кайбер категорияләр буенча маркировкаланмаган товарлар әйләнеше тыела. Аерым алганда, бу кием-салымга кагылачак. Әлеге вакытка кадәр әйләнештә катнашучылар 1 гыйнварга кадәр сатылмыйча калган товарларны маркировкаларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев