Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым законнарында үзгәрешләр буенча вебинарга чакыра

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «2021 елның 01 гыйнварында үз көченә кергән салым законнарында үзгәрешләр.

Салым билгеләүнең патент системасын куллану үзенчәлекләре. 2021 елда исәпләп чыгарылган һәм салым агенты (6-НДФЛ формасы) булып калган физик затлар керемнәренә салым суммасын исәпләү үзенчәлекләре” темасы буенча вебинарда катнашырга чакыра, ул 2021 елның 11 февралендә 13:00 сәгатьтә булачак.

Вебинар спикерлары: Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларга салым бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина; Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 3 нче камераль контроль бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова.

Вебинар кысаларында каралучы темалар буенча сорауларны чатта язма рәвештә бирү мөмкинлеге каралган. Вебинар бушлай. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Алдан теркәү - сылтама буенча мәҗбүри.

https://events.webinar.ru/11289969/7852849

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев