Федераль куркынычсызлык хезмәте икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевны тоткарлады
РФ Хөкүмәт Рәисе фикеренчә, бу эшне җентекләп тикшерергә кирәк.
Дмитрий Медведевка РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевның тоткарлануы мәгълүм. Бу хакта ул Россия Президенты Владимир Путин белән фикер алышкан. Бу хакта РФ Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтенә сылтама белән "Новости" РМА хәбәр итә.
"Хөкүмәт рәисе бу эшне җентекләп тикшерергә кирәк дип саный", дип матбугат хезмәте хәбәреннән өземтә китерә мәгълүмат агентлыгы.
«Новости» РМА шулай ук РФ Президенты пресс-секретаре Дмитрий Песковка сылтама биреп, Владимир Путин федераль министрның оператив тикшерүдә булуы турында белә иде, дип билгеләп үтә. "Ул эш барышы белән таныш. Аңа оператив эшләрнең турында җиткерелеп барды. Тагын бер кабатлыйм, бу бик җитди гаепләүләр. Карарны бары тик суд чыгара ала» , - дип хәбәр итте Дмитрий Песков журналистларга.
Сергей Шнуров үзенең твиттерында: «Минемчә, Алексей Улюкаев әле дә менә хәзер Валдис Пельш чәчәкләр тотып чыга да, бу бары тик уен гына булды дип көлгәнен көтеп утыра кебек»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев