Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Файдалы үләннәр җыябыз

Язның икенче ае апрель – каен, нарат һәм кара тополь бөреләрен җыю вакыты.

Нарат җиләге (брусника) һәм турак уты (толокнянка) яфраклары турында да онытмагыз. Апрельдә имән, балан, зирексыман эт шомырты кайрысы; елан тавыгы (змеиный горец) үләне, калган, ирләр абагасы һәм андыз (девясил)  тамыр-сабакларын әзерләргә кирәк.

Сабакларны ничек дөрес өзәргә соң? Шифалы чималны әзерләгәндә үсемлекнең җир өстендәге өлешен иң аскы яфрак турысыннан кисегез. Әгәр дә сез җыя торган үләннең сабагы юан, каты булса, аның өске өлешен 15-20 см һәм ян үсентеләрен  генә алыгыз.
Май. Тәҗрибәле бакчачылар инде белә, бу айда, шулай ук,  имән, балан, эт шомырты кайрысы җыярга кирәк. Үләннәрдән – утчәчәк (весенний адонис), көтүче сумкасы, бака яфрагы, өч төсле миләүшә чәчәге, кыр наратбашын (хвощ) киптерү дә комачауламас. Энҗе чәчәген яфрак­лары белән, тузганакны (одуванчик) тамыры белән һәм бүре аягын (булавовидный плаун) споралары белән бергә киптерегез. Язның өченче ае сазанакның (болотный багульник) яфраклы ботакларын, тырмаклы каен (бородавчатая береза) бөресен һәм яфракларын, үги ана яфрагы һәм чәчәге, язгы баллы чәчәк (первоцвет), нарат җиләге яфрагы, тояк үләне, кычыткан, кара карлыган, турак уты яфракларын җыю вакыты. Белгечләр май аенда шомырт, кызыл дүләнә (боярышник) чәчәкләрен һәм җимешләрен, курай үләне (дягель), әрекмән, ишәк колагы (окопник), чалмабаш (пион), керән тамырларын, абага, сарут (пырей ползучий) сабак-тамырларын әзерләргә киңәш итә. Бу айда себер ак чыршысы (пихта), нарат ылысы һәм бөресен, кара тополь бөресен һәм шомырт чәчәге белән җиләген җыегыз.

Фото: blackpantera.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев