Файдалы булсын өчен чәйгә нәрсә өстәргә?
1.Канәфер (гвоздика). Баш авыртуын җиңеләйтә, сулышны сафландыра. Авыр көннән соң эчелгән канәферле чәй нервларны тынычландырырга һәм уйларны тәртипкә салырга ярдәм итә.
2.Чамбыр (чабрец). Мул табыннан соң ашкайнатуны җайга салырга һәм ашказаны тирәсендәге начар тойгылардан арынырга ярдәм итә.
3.Имбир. Иммун системасының саклагыч функциясен стимуллаштыра һәм салкында озак йөргәннән соң җылыта. Аягыгызны юешләтсәгез, туңсагыз яки салкын тиеп, грипп, ОРВИ белән авырсагыз – имбирлы чәй эчегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев