Тикшерү органыннан хәбәр итүләернчә, 32 яшьлек җирле ир-ат шул рәвешле үз-үзен үтерергә теләгән. Ул газ плитәсенең конфоркаларын ачып куйган һәм фатирда учак яккан. Шуның аркасында шартлау булган - балкон җимерелгән, фатирга һәм күрше фатирларның ишекләренә зыян килгән. Тәне 2 һәм 3 нче дәрәҗә пешкән ир-атны хастаханәгә озатканнар.
РФ Җинаять кодексының 219 нчы маддәсе 1 бүлеге буенча (янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу) җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эше дәвам итә.
Мәгүлүмат интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев