Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фатирлы булырга дәүләт ярдәм итә

Яшел Үзәндә өч гаиләгә «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында 2022 елда торак сатып алу өчен сертификат тапшырылды.

Аның кысаларында торак бәясенең 35 проценты субсидияләнә. Бәхетлеләр арасында Кәлимуллиннар гаиләсе дә бар.
Гаилә корып, үз ояңны булдыруга, яшьләр алдында бер төп проблема – тораклы булу мәсьәләсе килеп баса. Элеккеге кебек эш урыныннан бушлай фатир бирүләр бүгенге көндә юк инде ул, шулай да төрле программаларга өметләнеп була әле. Шундыйларның берсе - яшь гаиләләргә тораклы булу өчен сертификат алу. Азмы-күпме матди ярдәм берәүгә дә комачауламый.
Кайбыч районының Борындык авылы егете Илдар күрше Шушермә кызы Лилия белән 2015 елда өйләнешә. Гаилә башлыгы, шәхси эшмәкәр, Казанда эшләсә дә яшьләр Яшел Үзәндә төп ләнергә була һәм фатир алу өчен нинди мөмкинлекләр барлыгын белешә башлый.

Өйләнешүгә без кеше фатирында вакытлыча яшәп тордык. Икенче балабыз тугач, үз көчебез белән, бер бүлмәле фатир алдык. 2020 елда өченче сабыебыз дөньяга килде. Инде киңәю, зуррагын алу турында уйлана башладык. Без бу программа турында белешкән идек. Ул чакта аны Яшел Үзәндә вакытлыча эшләми диделәр. Бервакыт интернетта нәкъ менә шушы программа ярдәмендә фатирлы булган яшь гаиләләр турында мәгълүмат укыдым.

(Язманы тулысынча газетабызның 16нчы санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев