Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Фәрит Мөхәммәтшин II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде. Тиешле указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады, документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.

Сәясәтче "Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә һәм актив законнар чыгару эшчәнлегенә зур өлеш керткән өчен" бүләкләнгән, дип билгеләп үтелә указ текстында.

Элегрәк ТР Дәүләт Советы Рәисе «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» IV һәм III дәрәҗәле орденнарына лаек булган иде - 2012 һәм 2017 елларда.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев