Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фәрештәләр юлдаш булсын

«КамАЗ» йөртүчесе үз техникасын зур фаҗигагә киртә итеп куйган.

Һәр көнне өебездән «Аллаһка тапшырдык» дип, уң аяктан атлап чыгып китәбез һәм яшәгән өебезнең тышкы ягында көн дәвамында безне ни көткәнен беребез дә белми.
Кабат гаиләбез янына исән сау кайтып керәчәкбезме? Барысы Аллаһ кодрәтендә. Узган атнада Казанда ахыры фаҗига белән тәмамланырга мөмкин булган юл-тран спорт һәлакәте турында яңалыкларда хәбәр иткәннәриде. Менә шул вакыйга кеше гомеренең кыл өстендә булуы, көндәлек тормышыбыз дагы бик күп мизгелләргә һәм тирә-юнебездәге башка кешеләргә, аларның халәтенә, гамәлләренә бәйлелеге турында кабат уйланырга мәҗбүр итте. Ул көнне үз маршруты белән башкалабызның Ве теринария институты ягына хәрәкәт иткәндә 2нче номерлы троллейбусны йөртүче хатын-кыз аңын югалта һәм әлеге пассажирлар транспортының көпчәкләре артка – Казансу елгасына таба тәгәри башлый.
– Аллаһка шөкер, безнең артыбызда зур бетономешалка «КамАЗ» булып, троллейбусны үзенә терәп, туктатты. Әгәр дә ул булмаса, без елгага төшеп китәр һәм нәтиҗәсе коточкыч булыр иде. Троллейбуста без өч пассажир һәм барыбыз да хатын-кызлар идек, – дип, социаль челтәрләрдә ачыргаланып яза бу куркыныч вакыйганы
үз башыннан кичергән ханым.

 – Идарәсен югалткан, үз иркендә хәрәкәт итүче транспорт эчендә бикләнеп калдык. Бу коточкыч! Һәр ишек өстендә, көтелмәгән
тукталыш булганда плен каны ертып, төймәгә басыгыз, дигән игълан бар. Мин өч ишек өстендәге плен каны ерттым, әмма алар асты буш, анда бернинди дә төймә юк!!! Нәрсә бу??? Пассажирлар иминлеге кая? Ни өчен бу алдау? Үз гомерендә куркыныч астына
куеп, безне коткарган «Ка мАЗ» йөртүчесе аркасын да гына исән килеш чыга алдык без троллейбустан.
Шул егетне табыгыз әле, рәхмәтләрне җиткерегез,
ул үзенең техникасын трол лейбусны туктату өчен аның
артына махсус куйды. Әйе, бүген безнең икенче туган көнебез! Әмма шуны белеп торыгыз, җәмәгать, гадәттән тыш хәл була калса, сез утырган троллейбус бикле табутка әйләнергә мөмкин.
Әлеге ханымның җан авазы буларак язылган шушы сүзләрен укыгач, тәннәр чымырдап куя. Андый хәлләргә калудан Аллаһ сакласын! Транспортка утырганда без аның йөртүчесенә үзгомерләребезне ышанып тапшыруыбызны аңлап та җиткермибез. Ә бит ул да кеше. Әйе, алар медици на күзәтүен узарга тиеш,
сәламәтлекләре яхшы булмаса, руль яки штурвал артына утырырга рөхсәт бирмиләр, дип уйлыйбыз. Әмма язылган вакыйга – булган хәл һәм нәтиҗә ясавы кыен түгел...
Дәвамын 21 сентябрьдә чыккан "Яшел Үзән" газетасыннан укый аласыз.

 

Фото Илшат Шәфигуллинның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев