ФАПлар төзелер, җиһазлар да булыр
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру» темасына уздырылган мөһим видеобрифинг спикерлары арасында бу юлы Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев та бар иде.
Анда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР төзелеш, архитектура һәм коммуналь-торак министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады.
Михаил Афанасьевка бу тема буенча сүз бирелү юкка түгел, чөнки безнең район территориясендә соңгы вакытта үзгәрешләр күп булды. Модернизацияләү программасы буенча шактый эш эшләнде һәм алар быел да дәвам итә.
– Быел Олы Ходяш һәм Уразлы авылларында да ФАПлар төзеләчәк. Әзерлек эшләре үткәрелде, техник документация се бар. 2023-2025 елларда Садовый, Местечко Раифа бистәләрендә фельдшер- акушерлык пунктлары һәм Зур Ключидә амбулатория төзү планлаштырыла, – дип билгеләп узды башлык.
Ул үзенең докладында шулай ук Осиновода яшәүчеләр һәм биш торак пункт өчен мөһим объект – күп профильле поликлиника төзелеше, шәһәрдә 1нче поликлиникада һәм 2нче хирургия корпусында ремонт башлану турында да әйтеп узды.
Әлбәттә инде, былтыр заманча балалар поликлиникасы төзелеп файдалануга тапшырылу шәһәр өчен зур вакыйга булган иде. Карамалы Тау амбулаториясе былтыр төзелеп бетеп киеренкелекне бетерде. Әмма модернизацияләү тулы көченә алып барылса да һәм «Земский доктор», «Земский фельдшер» программалары гамәлгә ашырылса да, Яшел Үзән районында кадрлар мәсьәләсендә кыенлыклар байтак. Белгечләр белән комплектлану 58 процент тәшкил итә. «Кызганычка, безгә бу юнәлештә эш күп, шәхси үземә дә» – диде башлык, журналистлар соравына җавап биреп. Сүз уңаен нан, бу санга февраль аенда ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин да районның хисап сессиясендә игътибар иткән иде.
Аны хәл итүнең бер ысулы– торак белән итү, дип билгели сәламәтлек саклау министры. Шул уңайдан медучилищеларга игътибар итәргә планлаштыралар. Сәламәтлек саклау министрлыгы аларны модернизацияләү буенча масштаблы программа әзерли. Ә алар республикада унау. Моның буенча Михаил Афанасьев та Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең кадрлар белән 90 процентка җирле училище исәбенә комплектлануын ассызыклый.
2022 елда республикада сәламәтлек саклау объектларын төзүгә һәм ремонтлауга бюджеттан 7,5 млрд сум бүленгән. Төзелеш министры сүзләренә караганда, «Беренчел звеноны модернизация ләү» федераль проекты буенча респуб ликада 29 ФАП, ике поликлиника, ике амбулатория һәм гомумпрактика үзәге барлыкка киләчәк. Төзелеш буенча программаларны үзгәртергә туры килмәгән. Хәзер Россия җитештерүчеләре һәм дус илләр белән эшлиләр. Шулай да «Салават күпере»ндә поликлиника төзелеше кичектерелгән. «Санкцион сугыш» төзелеш планнарына нык тәэсир итмәсә дә, медицина җиһазларын кайтаруда сораулар барлыкка килгән.
Марат Садыйков аңлатуынча беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысасында җиһазланышка быел узган елдагыча акча салынган – 2,5 млрд сум. Төзелештән тыш бу акчага автомобильләр һәм 1,2 мең берәмлек медицина җиһазы сатып алырга планлаштырыла. «Җиһазларның 60 проценты, югары технологияле компьютер һәм магнит-резонанс томографларыннан тыш, үзебезнең илнеке», – диде Марат Садыйков. – Логистика үзгәрүгә бәйле аларны кайтару срокларының артуы буенча гына сораулар бар. Без аларны Россия белән дус илләр аша кайтару мәсьәләсен карыйбыз».
Видеобрифинг ахырында журналистлар сәламәтлек саклау министрыннан яңа чәчәк авыруы (оспа обезьян) таралуы турында да сорады. Аның 12 илдә теркәлүе билгеле. Министр фикеренчә, бу хәл борчу уята, әмма аны фаразлау әлегә иртә. «Мин Вольф Мессинг түгел, алдан әйтә алмыйм. Әмма ситуация борчу уята. Бу вирус Европа илләрендә теркәлүен дәвам итә», – диде ул. Хәзерге вакытта министрлык чәчәк авыруын кисәтү буенча Роспот ребнадзор белән бергә эш алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев