Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Фаҗигале атна: йортлар яна, түбәләр ишелә, кешеләр һәлак була

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре өчен соңгы бер атна чын сынау була. 23 февральдән 1 мартка кадәр булган вакыт эчендә алар 11 тапкыр сигнал буенча чыга.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бу сан артында – кеше язмышлары, фаҗигаләр һәм чын батырлык.

Төнге 4тә уяткан янгын

Атна башында, 23 февральдә, Карамалы Таудагы Гвардейская урамында урнашкан йортта фаҗига була.  Өй хуҗабикәсе төнге сәгать 4тә төтен исенә уянып киткән. Ул ут эчендә калган йорттан чыга алган, әмма аның 48 кв.метрлы йорты тулысынча янып беткән. Сәбәбе – искергән электр үткәргечләрендәге кыска ялганыш.

Бу вакыйга тагын бер кат искәртә: электр челтәре хәлен күзәтеп тору зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев