Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фаҗига өйдә сакланган пиротехникадан чыккан

Узган ялда Степная урамындагы 2нче йортның бер фатирында янгын чыгу сәбәпле, 53 яшьлек ир зыян күрә. 80 процент дәрәҗәсендә пешүләр алган фатир хуҗасын Яшел Үзән ра йон үзәк дәваханәсенең реанимация бүлегенә урнаштыралар. Хәзер аның гомере табиблар кулында.

ЯҮМР буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш бүлеге мәгълүматларына караганда, янгын пиротехник эшләнмәләрдән файдаланганда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүдән чыга. Күршеләре сөйләвенчә, бу ир бәйрәмнәр оештыру белән шөгыльләнгән. Шуңа бәйле рәвештә, аның фатирында пиротехника әйберләре күп була.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча, мондый эшләнмәләр махсус билгеләнгән биналарда гына сакланырга тиеш. Фаҗига чыгасы көнне бу ир фатирдан иске суыткычын чыгарырга булып, аны «болгарка» белән кисәргә тотына. Янәшә урнашкан пиротехник эшләнмәләргә очкын эләгеп, ут чыга. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр фатирның ишеген ачып кергәч, хуҗасын табып, аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә озата. Янгынның гомуми мәйданы – 42 кв. метр.
8нче янгын сүндерү һәм коткару отряды хезмәткәрләре халыкны ут белән сак булырга чакыра. Карантин һәм үз-үзеңне изоляцияләү шартларында янгын куркынычсызлыгы чараларын истә тотарга, барлык тиешле кагыйдәләрне үтәргә һәм үз гаиләңнең иминлеге турында кайгыртырга кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев