Фаҗига: ике хуҗалык берьюлы янып беткән
Күршеләрнең йортлары бер-берсенә бик якын урнашкан була.
22 август таңында Кукмара районының Мәмәшир авылында ике хуҗалык берьюлы янып бетә.
Килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утны башка йортларга күчермәс өчен тырыша. Ә бу ике йортта 7 баш мал һәлак була. Бәхеткә, кешеләргә зыян килми. Күршеләр Энҗе һәм Фирдания бернәрсәсез урамда кала. Әле ярый, йортлары иминиятләштерелгән була. Әмма шулай да, яңадан өй җиткерү өчен бу акчалар гына җитми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев