Фаҗига, ике пенсионер хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр
Омскида ике пенсионер мәете табылган.
Фаразлау буенча, алар үтерелгән. Мәетләрне гаиләнең танышы тапкан.
Хатын үзенең дусларына кунакка килә, ишек бикле түгеллеген күрә. Шәхси йортның эченә кергәч, ул 66 яшьлек Галина һәм аның әнисе - 87 яшьлек Елизавета Константиновнаның мәетләрен күрә. Икесендә дә чәнчелгән, киселгән яралар була.
Аның сүзләренчә, гаилә имин, алкоголь кулланмыйлар, исәптә торучылар юк. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү үткәрелә.
Бу хакта «112» телеграм-каналы хәбәр итә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев